Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
СПОРТ

Лениногорск көрәшчеләре Октябрьскидан көмеш медальләр алып кайттылар

Лениногорскиның 3 нче спорт мәктәбе грек-рим көрәшчеләре уку һәм спорт сезонының беренче аенда ук уңышлы нәтиҗәләре белән сөендерделәр.

Октябрьскида үткән ярышлардан алар өч көмеш медаль яулап кайттылар.

Бәйге 16 яшькә кадәр булган балалар һәм үсмерләр арасында Башкортстан республикасы беренчелеге турниры иде. Халыкара класслы спорт мастеры Риф Гайнанов истәлегенә багышланган көч сынашулар  Спорт сарае призларына уздырылды.

Ярышларда Россия Федерациясенең төрле регионнарыннан 300 грек-рим көрәшчесе катнашты. Яшь көрәшчеләрне сәламнәргә грек-рим көрәше буенча Россиянең спорт мастерлары Илдар Карипов, Илнур Хәбиров һәм Риф Гайнановның туганнары килгән иде.

Лениногорск көрәшчеләренең өчесендә дә – икенче призлы урын. Аларны Кирилл Иванов, Егор Гамза һәм Павел Антонов яулап алды.

Өч йөз көрәшче бил алышкан бәйгедә иң осталар унлыгына кергән спортчыларыбыз да бар, турнир таблицасының бишенче баскычында безнең Радмир Мортазин һәм Ярослав Хәкимов урын алды. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев