Лениногорск көрәшчеләрендә - өч бронза
Шәһәребезнең 3 нче спорт мәктәбе грек -рим көрәшчеләре Октябрьск шәһәре Ачык Беренчелегендә нәтиҗәле чыгыш ясадылар.
Ярышларда Россиянең төрле төбәкләреннән, шул исәптән Татарстан, Марий Эл, Удмуртия, Самара һәм Ульяновск, Киров өлкәләреннән килгән 150 дән артык спортчы катнашты. Шәһәребезнең 3 нче спорт мәктәбе грек-рим көрәше бүлеге спортчылары шактый зур күләмдә көрәшчеләр көч сынашкан бәйгедә югары нәтиҗәләргә ирештеләр.
Аеруча финал ярышларында көндәшлек бик көчле булды. Әмма яшь якташларыбыз чын егетләрчә ихтыяр көче, спрт үҗәтлеге күрсәттеләр. 2014-2016 елгы яшүсмерләр арасында бәйгедә Татарстан һәм Башкортстанның 17 шәһәреннән җыелган 270 спортчы катнашты, бәйге "Мобилон" автоүзәге призларына, Октябрьский шәһәренең туган көненә багышлап үткәрелде.
Лениногорск көрәшчеләре Реналь Хәбибулли, Идрис Әмирбәков, Роберт Усманов үз үлчәмнәрендә бронза яулап алуга ирештеләр. Шулай ук иң осталар бишлегенә керүчеләр дә бар, алар Рахман Сафин һәм Захар Бормотов.
Фото: 3 нче спорт мәктәбеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев