Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
СПОРТ

Лениногорск көрәшчеләрендә - сигез алтын

21-22 февраль көннәрендә Зәй шәһәрендә киокусинкай каратэ буенча Татарстан Чемпионаты һәм Беренчелеге булып узды.

Лениногорск көрәшчеләре ышанычлы рәвештә җиңүчеләр һәм призерлар рәтенә керделәр. Безнең кайбер яшь спортчыларыбыз өчен бу беренче зур ярышлар булды. Әлбәттә  алар пьедесталга күтәрелү өчен үзләрендә булган иң көчле сыйфатларны  күрсәттеләр.

Бу тырышлык югары нәтиҗәләрен бирми калмады: Айнур Гәрәев, Норик  Симонян, Нарек Симонян,  Василиса  Васильева,  Әбүбәкер Джумабаев, Аиша Низамова , Әскәр Ризатдинов, Данила Шкаринда – алтын медальләр.

 Ислам Шәмәрдәнов Ника Долголаптев, Альфред Нотфуллин , Булат Бирдин, Кирил Холодняков Айнур Хисмәтов һәм  Зәйнәб Джумабаева –  көмеш медальләрнең хуҗалары.

Ә бронзага  Аман Сәгъдиев. Юлия Сергеева, Михаил Ершов ия булды.  Алар барсы да FC KATANA клубында тәрбияләнәләр. Яшь көрәш осталарының тренеры – Фуркат Джумабаев .

 

Фото КАТАНА клубыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев