Лениногорск көрәшчесе Дмитрий Зорин илкүләм бәйгегә юллама алды
Лениногорск грек-рим көрәшчесе илкүләм бәйгедә республика данын яклаячак.
Узган атнада Идел буе федераль округы ярышлары булды, ул дүрт көн буена дәвам итте.
Әлеге дәрәҗәле бәйгедә катнашып, җиңү яулаган һәм призлы урыннарга лаек булган спортчылар алга таба Россия Беренчелеге ярышларында катнашачак.
Федераль округ ярышлары Мордовия республикасының Саранск шәһәрендә узды. Анда Идел буеның 420 грек-рим көрәшчесе катнашты. Көрәшчеләр арасында Лениногорск 3 нче спорт мәктәбенең грек-рим көрәше бүлеге вәкилләре дә бар иде.
Якташыбыз Дмитрий Зорин бу ярышларда бронза медальгә лаек булды. Ул 57 килограммга кадәр авырлык категориясендә көрәште. Спортчының остазы – Руслан Лущиков, аның шәкертләре төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә әледән-әле уңышлы нәтиҗәләр күрсәтеп киләләр.
Шул ук тренерның тагын бер укучысы Николай Лобановка призлы урын өчен чак кына җитешмәде. Ул өченче урын өчен Түбән Новгородтан килгән спортчы белән көрәште. Ул үзенең җитди көндәш булуын күрсәтте, әмма бу юлы оттырды. Ярыш судьялары аның җиңүгә булган көчле омтылышы – югары нәтиҗәләр бирми калмаячагын билгеләп үттеләр.
Саранскида узган ярышларда 16 яшькә кадәр булган грек-рим көрәшчеләре бил алышты. Алар Россия Беренчелеге финалында катнашырга юллама яулап алу өчен сынау үттеләр. Нәтиҗәдә, безнең грек-рим көрәшчесе Дмитрий Зорин Идел буе федераль округы ярышларына барачак.
фото: 3нче спорт мәктәбе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев