Лениногорск көрәшчеләре призлы урыннар белән кайтты (фотолар)
СПОРТ

Лениногорск көрәшчеләре призлы урыннар белән кайтты (фотолар)

26-28 сентябрь көннәрендә Октябрьский шәһәрендә 2005-2006 елгы яшүсмерләр арасында «Спорт сарае» призларына грек-рим көрәше буенча ачык республика турниры узды.


Ярышларда Татарстан һәм Башкортстан Республикасының 12 шәһәреннән: Белорецк, Уфа, Октябрьский, Стәрлетамак, Нефтекамск, Бөгелмә, Әлмәт, Баулы, Бәләбәй, Кумертау, Урыссу һәм Лениногорск командаларыннан 175 көрәшче катнашты. Лениногорск шәһәре командасы 11 кеше составында чыгыш ясады.


85 кг. га кадәр авырлык категориясендә Данис Кадыйханов-икенче, Артем Дәүләтшин һәм Айдар Низамов 35 кг. га кадәр һәм 44 кг. га кадәр авырлык категориясендә ярышларның өченче призерлары булдылар.

Фото: КДЮСШ№3

 


Нет комментариев