Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорск кызы Рената Гәрәева – халыкара теннис турнирының көмеш призеры

Халыкара турнирларда бик уңышлы чыгышлары белән танылган шәһәребез теннисчысы Рената Гәрәева бу көннәрдә Төркиядә турнирда катнаша.

Бу турнирга кадәр ул Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең  Әл-Фужейра шәһәрендә ярышларда булды.

Әлеге халыкара турнирда Румыния, Россия, Үзбәкстан, Индия, Тунис, Греция, Төркия, Бөекбритания, Швейцария, Мексика, США илләреннән җыелган, 32 теннисчы катнашты. Ярышларның парлы разряд уеннарында, Рената Гәрәева һәм аның белән парлап уйнаган, Мәскәү кызы Екатерина Хаджаева  икенче урынны яулап алдылар. 

Алар үзләренә каршы уйнаган Тунис һәм Индия, Индия һәм Үзбәкстан, Румыния һәм Төркия, Ике Төркия теннисчысыннан торган парларны җиңеп, финалга чыга алдылар. Финал уеннарында Мексика һәм Швейцария кызларына каршы уйнап,  турнирның көмеш медаленә лаек булдылар. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев