Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорск нефть техникумы кызлары волейбол ярышларында көч сынашты

Бер генә көн дә спортсыз үтәргә тиеш түгел, спорт – сәламәтлек, бердәмлек ул дигән фикер белән яши Лениногорск нефть техникумы студентлары. Фикерләрен эш белән дә дәлилләп торалар.

 Атна башында  уку йортының спорт залында 1,2 һәм 3 нче курс кызлары арасында волейбол буенча Беренчелек үтте. Ярышлар волейболның гадиләштерелгән кагыйдәләре буенча үткәрелде. Һәр команда мөмкин кадәр көч куярга тырышты һәм кызлар җиңү тубына кадәр лаеклы көрәштеләр.

Уен башланыр алдыннан зал кызларга көч биреп, куатләп торыр өчен килгән курсташлары, төгәлрәк әйтсәң – җанатарлары белән тулы һәм бик җанланып тора иде.

Ярышларының беренче минутларыннан ук  командаларның җиңүгә омтылышлары бик көчле булуы күренде. Физик һәм тактик әзерлек буенча спортчылар бер үк дәрәҗәдә иде,  берсе дә тупны үз мәйданчыгында төшерергә теләмәде.  "Үлчәүләр касәсе" әле бер якка, әле икенче якка авышып торды. "Волейбол-спортның команда төре,  ярышларның нәтиҗәсе нинди булуы команда әгъзаларының күмәк тырышлыгына  бәйле. Барлык волейболчы кызлар да  бәйгегә ныклы әзерлек белән килгән һәм  уен барышында алар  үзләренең сугышчан сыйфатлар күрсәттеләр.   Ярышлар дулкынландыргыч булды, кызлар көчле һәм төгәл биремнәрне кулланып, ялгышларга юл куймаска тырыштылар. Нәтиҗәдә, барлык кешеләрнең дә кәефләре күтәренке,” -  ди техникумның физик тәрбия җитәкчесе Лилия Әхмәтҗанова.

Ярышлар барышында спортчылар җитезлек һәм тизлек, чыдамлылык һәм команда рухын күрсәттеләр. Уеннар катнашучыларга гына түгел, тамашачыларга да бик ошады.

Ярыш нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 нче урында - нефть һәм газ ятмаларын геологияләү һәм разведкалау бүлеге җыелма командасы, икенче урында –файдалы казылмалар ятмаларын эзләү һәм разведкалауның геофизик алымнары  бүлегеннән  1 нче һәм з нче курс командалары, 3 нче урында - мәгълүмат системалары һәм программалаштыру бүлегенең  2 нче курсы командасы.

«Мондый очрашулар-спорт секцияләре эшенең аерылгысыз  һәм бик кирәкле өлеше. Шәһәр ярышларында лаеклы нәтиҗәләр җиңел генә бирелми.  Безнең  спорт бәйгеләрендә уңыш казануыбыз -көтелмәгән бәхет очрагы түгел,  ә безнең,  тренер һәм студентларның уртак тырышлыгы ул, үзеңдә җиңүгә ирешерлек көч барлыгына ышану нәтиҗәсе,”- диләр  ярышларда катнашучылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев