Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорск шахматчылары алтын һәм бронза яулады

Лениногорскида Виктор Смирнов призына «Ромашкинская ладья» шахмат буенча XXII традицион турнир узды.

Анда швейцар система буенча 11 турда Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Җәлил, Зәй, Казан, Самара һәм Лениногорск шәһәреннән 88 шахматчы катнашты. 
Лениногорскилылар бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

Гомуми зачетта Николай Мукаев 1нче урынны яуласа, 2нче урынга Владимир Шуваткин лаек булды. 

Хатын-кызлар һәм кызлар арасында иң яхшысы нәтиҗәне Татьяна Шуваткина, Василиса Михайлова күрсәтте. 

Ветераннар арасында бронза медальне Александр Трошихин алды. 

Команда зачетында беренче урын Лениногорск командасына бирелде, икенче урынга — Казан, өченче урынга — Баулы командалары ия булды.

Радий Газизов, турнирның баш судьясы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев