Лениногорск шахматчылары Казанда тиз шахмат буенча чемпионатта яхшы нәтиҗәләр күрсәтте
Казанда ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында тиз шахмат һәм блиц буенча Татарстан Республикасы чемпионатлары үткән шимбә-якшәмбе көннәрендә булды.
Тиз шахмат уены – ул уйлар өчен чикләнгән вакыт билгеләнгән шахмат партиясе, монда һәр бөтен партиягә 10 минуттан артык, әмма 60 минуттан азрак вакыт бирелә. Ә яшен тизлеге белән уйнау – блиц ис вакыт контроле тагын да кыскартылган шахмат уены.
Республика турнирында Казан, Яр Чаллы, Яшел Үзән, Әлмәт, Түбән Кама, Лениногорск, Бөгелмә, Буа, Кукмара, Алабуга, Чистай, Актаныш, Азнакай, Балтач, шулай ук Аксубай, Әтнә, Биектау районнарыннан шахматчылар катнашты.
Лениногорск шахматчылары бу турнирда яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
Ир-атлар арасында ФИДЕ мастеры Владимир Шуваткин республиканың иң оста шахматчылары арасына керде, ә хатын-кызлар арасында Маргарита Соловьева призлы урынга лаек булды.
Максим Пушкарев һәм Артем Афанасьев та лаеклы чыгыш ясадылар.
фото: шахмат мәктәбеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев