Лениногорск шахматчылары командасы Һәвәскәрләр Лигасында җиңде
Зирәкләр уены
Турнир Баулыда узды.
Тиз шахмат буенча бәйге дүртенче дөнья чемпионы Александр Алёхинга багышлап үткәрелде. Анда Татарстан һәм Башкортстанның иң көчле шахматчылары көрәште.
Команда исәбенә уеннарда безнең шахматчылар җиңү яуладылар. Лениногорск командасы Владимир Шуваткин, Сергей Михайлов,Николай Мукаев, Захар Плюта,Марат Гыйляҗев, Ленар Садыйков, Маргарита Соловьёва һәм Максим Пушкарёвтан торды.
Шәхси исәпкә уеннарда Захар Плюта җиңеп чыкты, Владимир Шуваткин – икенче, ә Сергей Михайлов өченче урынны яулады.
Кызлар арасында Маргарита Соловьёва ышанычлы җиңүгә иреште.
фотолар: шахмат мәктәбеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев