Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорск шахматчылары призлы урыннар яулап кайтты

Узган шимбә һәм якшәмбе көннәрендә Чаллы шәһәрендә тиз шахмат һәм блиц-уен буенча ярышлар узды. Лениногорскиның шахмат буенча җыелма командасы көмеш призга ия булды.

Татарстанның барлык шәһәрләреннән һәм берничә районыннан командалар килгән иде. Уеннарның стартында ир-егетләрдән торган — 44, ә хатын-кызларның 28 командасы шахмат көрәшенә чыкты.

Лениногорск командасы турнирда икенче урынга чыкты. Команда вәкилләре булган Андрей Шуваткин, Матвей Николаев, Николай Мукаев, Владимир Шуваткин, Ленар Садыков, Максим Пушкарев, Наил Сафиуллин һәм Артем Афанасьев турнирда лаеклы чыгыш ясадылар.

Шәхси зачетта Владимир Шуваткин бронза призер булды.

Фото: Владимир Шуваткин

Фото: Лениногорск мэриясенең ВКонтакте социаль челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев