Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорск шахматчылары призлы урыннар яулап кайтты

Актанышта узган турнирда шәһәребезнең шахмат буенча җыелма командасы ярышлардан призлы урын алып кайтты.

Актаныш муниципаль районы башлыгы кубогына уздырылган ярышларда барлыгы 22 команда катнашты.

Алар Татарстан һәм Башкортостан республикаларыннан җыелган иде. Уен Швейцария сестемасы буенча барды һәм 9 турда үтте. Шахматчылар шәхси һәм команда беренчелегенә көрәштеләр.

Шәхси зачетта безнең Андрей Шуваткин җиңү яулады. Маргарита Соловьева һәм Николай Мукаев призлы урыннар алуга ирештеләр. Ә командалар зачетында Лениногорск җыелма командасы бронзага лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев