Лениногорскиның «JABBAR» көрәш клубы спортчысы Осимхон Рахмонов баш тренер Илгинар Шагапов җитәкчелегендә Грозный шәһәрендә «АСА» профессиональ көрәшчеләр лигасында катнашты.
Осимхон яхшы техника белән аерылып торды, берничә тапкыр кискен алымнар кулланды. 3 раундлы көрәш тиз узды, һәм судьялар нәтиҗәсе буенча Осимхон җиңү яулады.
Нәтиҗәләр буенча безнең көрәшчегә лиганың төп составында чыгыш ясау мөмкинлеге биреләчәк.
Нет комментариев