Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорск спортчылары алтын һәм бронза яулады

Сочи шәһәрендә «Тау бөркете» («Горный орёл») трамплиныннан чаңгыда сикерү буенча җәйге халыкара ярышларларда Лениногорскидан Данил Садриев һәм Аделина Ибраһимова катнашты.

Данил Садреев — ир-атлар арасында шәхси сикерүдә, команда һәм катнаш команда ярышларында беренче урынны яулап җиңүче булды.

Аделина Ибраһимова — команда һәм катнаш команда ярышларында бронза медаль иясе. 

Россия төбәкләреннән килгән спортчылардан тыш, трамплиннан сикерүдә Белоруссия һәм Казахстан командалары да катнашты. 

Данил Садриев белән Аделина Ибраһимованы котлыйбыз, ирешкән уңышларында тукталып калмаска, һәрвакыт алга барырга, тагын да югары үрләр яулауларын телибез.

Фото һәм мәгълүмат Новости Лениногорска Телеграм-каналыннан

Фото: видеодан скриншот

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев