Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорск спортчылары Киокушинкай каратэ ярышыннан 30 медаль белән кайтты

Башкортстанның Туймазы шәһәрендә узган Евразия Чемпионатында Лениногорскиның «Киокушинкай каратэ» мәктәбе укучылары алтын һәм көмеш медальләр яулап кайтты.

Ярышта Лениногорск, Казан, Тольятти, Самара, Уфа, Туймазы, Баулы, Дүртөйле, Шаран, Бәләбәй кебек шәһәрләрдән 200дән артык иң көчле спортчылар катнашты. .

Безнең Лениногорски командасы яхшы нәтиҗәләр күрсәтте һәм барлыгы 30 медаль алып кайтты. 

14 алтын медальне -  Анатолий Буслаев, Илья Сабитов, Адель Исмәгыйлев, Данил Константинов, Диана Бекязова, Вера Сакулина, Руслан Насибуллин, Роберт Вахитов, Әмирхан Хөснетдинов, Айдан Ризатдинов, Арсений Герасимов, Данил Николаев, Матвей Лукьянов, Камил Галиев яулады.

13 көмеш медальгә -  Богдан Мефодьев, Варвара Матвеева, Лера Николаева, Динар Мөзәфәров, Маша Бильская, Альфред Нутфуллин, Ярослав Герасимов, Максим Волков, Мансур Гыйбадуллин, Богдан Беляков, Василиса Денисова, Руслан Гатауллин, Нариман Шафиков ия булды.

3 бронза медальне Данил Ваструков, Адель Низамов, Миша Журавлев алды.

4 нче урында  - Данил Тихонов һәм Реналь Мортазин, аларга призлы урынга кадәр әз генә балл җитми.

«Карате Киокушинкай” мәктәбе фотолары.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев