Лениногорск йөзүчеләре медальләрнең барысын да яулап алуга иреште (+фотолар)
Йөзү буенча республиканың көньяк-көнчыгышы ачык беренчелеге ярышлары булды.
"Йолдызлы юл" ("Звёзднаяя дорожка") Республиканың көньяк-көнчыгышы беренчелеге ярышлары үсмер кызлар һәм малайлар арасында булды. Лениногорск данын бу ярышларда «Юбилейный» бассейнында тәрбияләнүче спортчылар уңышлы яклады.
2013-2014 нче елгы үсмер малайлар арасында ирекле стиль белән 100 метр дистанциядә иң беренче булып финишка Захар Николаев килде. Аңардан бераз гына калышып, финиш сызыгын икенче булып Артур Шәйхетдинов кисеп үтте.
2013-2014 нче елгы кызлар арасында, шундый ук дистанциядә Полина Сычева икенче урынны алды.
2011-2012 нче елда туган үсмерләр арасында, ирекле стиль белән 200 метр арага узышларда Артур Петров көмеш призга ия булды. Ә кызлар арасында Аделина Шиһапова, бронзага лаек булды.
Эстафета ярышларында, Лениногорск командасы составында Раил Сафин, Аделина ШиҺапова, Анастасия Артемьева, Полина Сычева, Артур Петров, Иван Терентьев чыгыш ясады. Киеренке көрәштә якташларыбыз көндәш командаларның берсен генә алга җибәрде. Икенче урын һәм көмеш приз — «Юбилейный» спортчыларында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев