Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорск трамплинчысы Данил Садриев дөнья Кубогына әзерләнә

Лениногорскиның «Олимпия резервлары» мәктәбендә тәрбияләнүче Данил Садриев – Свердловск өлкәсенең Түбән Тагил шәһәрендә узачак трамплиннан сикерү буенча 1 нче һәм 2 нче дөнья Кубогында катнашырга әзерләнә. Безнең спортчы Россия Федерациясенең төп җыелма командасына керәчәк.

Ярышлар ноябрь ахырында була  һәм Түбән Тагил шәһәре беренче тапкыр ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында трамплиннан чаңгыда сикерү буенча кышкы дөнья Кубогы  ярышларын кабул итәчәк. Шулай ук, хатын-кызлар арасында дөнья Кубогы белән бер үк вакытта, ир-атлар арасында чаңгыда ике төр ярыш буенча Континенталь кубок этаплары да узачак. Ярышлар  “Аист”тау чаңгысы комплексы базасында узачак.  Түбән Тагилның 12 илдән киләчәк  70ләп спортчыны  кабул итәчәге  билгеле, алар арасында Болгария, Чехия, Эстония, Финляндия, Германия, Норвегия, Польша, Словения, Австрия, Швейцария һәм Россия бар.

Хәзерге вакытта  шәһәр урамын тәртипкә китерәләр,  кунаклар автобусларда узачак яр буйларын, шәһәрнең үзәген, чыгу юлларын тәртипкә китерү эшләре бара. Ярышларны оештыручыларга Түбән Тагил, Чиләбе, Мәскәү, Төмән, Сахалин һәм Беларусь Республикасыннан йөздән артык волонтер ярдәм итәчәк. Ярышларда катнашучылар һәм тамашачылар иминлеген полиция хезмәткәрләре, шәхси сакчылык предприятиеләре вәкилләре күзәтеп торачак, 100 дән артык видеокүзәтү камерасы ярышлар узачак «Аист» спорт комплексының һәр почмагын куркынычсызлык белән тәэмин итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев