Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорск хоккейчылары уңышларга иреште

Шушы көннәрдә хоккей буенча Татарстан Беренчелеге ярышларының финал уеннары тәмамланды.

Әлеге ярышлар 2005-2006 нче елда туган яшүсмерләрдән торган командалар арасында барды.

Казанның “Зилант” Боз сараенда узган финал бәйгесендә регуляр сезонда уйнаган барлык командалар арасында иң яхшы команда дип табылучылар гына катнашты. Алар арасында безнең Лениногорскиның “Нефтяник” командасы да бар иде. Республика финалында “Нефтяник” өченче урынга чыкты.

2 нче апрельдә Лениногорскиның Боз сараенда, Татарстан Беренчелеге ярышлары кысасында, 2011 елда туган үсмерләр командалары арасында матч уены булды.  

Бу көнне безнең “Нефтяник 2011” командасы Актаныштан килгән “Лачын” командасы белән очрашты. Лениногорскилылар үз бозларында иркен сулап, хуҗаларча уйнасалар да, көндәшләре дә бирешергә теләмәде. Капкаларына очып кергән һәрбер алкага – шундый ук җавап кайтарырга тырыштылар. Әмма хуҗалар барыбер бераз өстенрәк булып чыкты: “Нефтяник” 4: 3 исәбе белән җиңү яулады.

Фото: "Нефтяник" хоккей клубы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев