Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорск йөзүчеләре җиңүне кулдан ычкындырмады

Шушы көннәрдә Әлмәт шәһәренең “Мирас” спорт комплексында йөзү буенча Татарстан Ачык Беренчелеге булды.

Анда республиканың көньяк-көнчыгыш  районнарыннан  җыелган 200дән артык яшь йөзүче катнашты. Ярышлар 2010 елгы һәм аннан яшьрәк малайлар һәм кызлар арасында  үткәрелде.

Лениногорскиның  «Юбилейный» йөзү бассейнында тәрбияләнүчеләр  бу бәйгедә  шәһәребезне  лаеклы тәкъдим иттеләр. Билгеле булганча, Ачык Беренчелек сыман  республика күләмендәге ярышларга  иң көчле спортчылар  килә. Бу ярышларда да  кагыйдәдән читкә тайпылыш булмады, осталарның –осталары  алдынгы урыннар өчен көрәште.

Лениногорскиның яшь йөзүчеләренең   барсы да уңышлы гына чыгыш ясадылар. Күпчелеге, призлы урын алмаса да, үзләренең шәхси нәтиҗәләрен яхшыртты. Ә менә  2012 елгы кызлар арасында Анастасия Кожевникова - ярышларның җиңүчесе булды.

Икенче урынга  Аделина Шиһапова чыкты. Әлбәттә, табаннарына басып килүче көндәшләрен  артта калдыру өчен  аларга  бөтен көчләрен туплап көрәшергә туры килде.  Көрәшнең нәтиҗәсе куанычлы - безнең кызлар республика Ачык Чемпионаты җиңүчеләре  рәтендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев