Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскида балалар һәм яшүсмерләр арасында чаңгы ярышы үткәрелде

Чаңгы ярышлары буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең ачык беренчелеге Лениногорскиның урман-парк зонасында узды.

Кышкы һава торышының  салкынчарак булуы да яшь чаңгычыларга үзләре сайлап алган спорт төренә булган мәхәббәтләрен һәм  ныклы ихтыяр көчен күрсәтергә комачауламады.

Үз яшьләрендәге чаңгычылар төркемнәрендә  иң яхшы нәтиҗәләрне Алиша Имаметдинова, Рада Нотфуллина, Камилла Щербакова, Кристина Муравцева, Дарья Уланова, Азамат Абдуллин, Альмир Снагатуллин, Богдан Умбиталиев, Кәрим Галиев, Андрей Архипов,Антон Рыков һәм Валентин Ермолаев күрсәтте.

Милана Әхмәтова, Динә Сәгъдиева, Аделина Вафина, Самир Җиһаншин, Дамир Латыйпов, Аяз Вафин, Камил Сәгъдиев, Анастасия Захарова, Егор Чилигин, Дамир Нуретдинов, Айдар Хәкимов, Таһир Миннегулов, чаңгы узышлары буенча шәһәр беренчелегенең призлы урыннарын яулап алдылар.

Үзебездә узган ярышлардан соң яшь чаңгычыларны  тагын бәйгеләр көтә. Алар Яр Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә һәм Җәлилдә күчмә ярышларда катнашачаклар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев