Лениногорскида Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган грек-рим көрәше буенча шәһәр беренчелеге үтте
Узган шимбә көнне шәһәребезнең “Яшьлек спорт комплексында ярышлар узды.
Ярышларда грек-рим көрәшенең яшь осталары бил алышты.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган грек-рим көрәше буенча Лениногорск шәһәре беренчелегендә 2014-2018 нче елгы балалар көч сынашты.
Бу бәйге 3 нче номерлы комплекслы спорт мәктәбенең грек-рим көрәше бүлегенә йөрүче, Лениногорск мәктәпләрендә укучы 82 яшь көрәшчене җыйды. Бу ярышлар иң көчле көрәшчеләрне ачыклау өчен мәйданчык кына түгел, ә ватанпәрвәрлекнең һәм ил тарихына ихтирамның әһәмиятен ассызыклаучы мөһим чара да булды.
Яшь көрәшчеләрнең һәркайсы бу ярышларга ныклы әзерлек һәм җиңүгә югары омтылыш белән килгәнлеген күрсәтте. Һәр үлчәү категориясенең үз җиңүчеләре билгеләнде, алар үзләре укыган мәктәпнең һәм бөтен шәһәрнең горурлыгы, билгеле.
Бәйгедә катнашучы балаларның барысы да киләчәктә республика һәм илкүләм бәйгеләрдә Лениногорск данын якларга әзер.
Ә бу юлы иң оста көрәшчеләр исемлегенә Артём Хафизов, Усман Рәджапов, Радмир Госманов, Платон Федюков, Тимофей Иванов , Илья Дубовцев, Павел Бостриков, Ярослав Маркин, Роберт Госманов, Радмир Әхмәтханов, Идрис Әмирбәков , Тамерлан Хәсәнов, Назар Лапаскин, Эмил Солтанов, Максим Ильин, Иван Зотов керде.
Барлык катнашучыларга да грамоталар, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
фото: 3нче спорт мәктәбе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев