Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскида чаңгыда трамплиннан сикерделәр (+фотолар)

Үткән ял көннәрендә шәһәребездә чаңгыда трамплиннан сикерү буенча «Татарстан яшьлеге» Бөтенроссия ярышлары узды.

Ярышларда Лениногорск, Әлмәт, Казан, Уфа, Сочи шәһәрләреннән җыелган 50 спортчы катнашты. Ярышлар парадын трамплиннан чаңгыда сикерү һәм чаңгыда ике төр бәйге буенча республика федерациясе президенты Әнәс Вәлиев ачты.

Бәйгедә 12 яшьтән алып, 14 яшькәчә булган үсмер малайлар һәм кызлар ярышты.

Лениногорск чаңгыда трамплиннан сикерү һәм ике төр бәйге буенча олимпия резервлары спорт мәктәбенең ике чаңгычысы икенче һәм өченче урыннарны алуга иреште.

Көмеш призга 12 нче лицей укучысы Рамил Мәннанов лаек булса, бронза призын 11 нче гимназиядән Риана Хлынова алды.

Фото һәм мәгълүмат Лениногорскиның "Олимпия резервы" спорт мәктәбе.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев