Лениногорскида чаңгыда трамплиннан сикерү буенча ярыш узды
Узган ялларда Лениногорскида «Матурлык очкыннары» чаңгыда трамплиннан сикерү буенча Бөтенроссия ярышлары үткәрелде.
Анда Лениногорск, Әлмәт, Казан, Уфа, Пермь, Чайковский шәһәрләреннән килгән спортчылар катнашты.
Чаңгыда трамплиннан сикерү һәм чаңгыда ике төр ярыш буенча Татарстан Республикасы Федерация Президенты Әнәс Вәлиев катнашучыларны сәламләп, уңышлар теләде.
Ярыш нәтиҗәләре болайрак булды.
2010 — 2012 елгы кызлар арасында I урынны Әлмәттән Варвара Тимакова, II урынны Казаннан Ульяна Сухарева, III урынны Пермь шәһәреннән Александра Шарапова алды.
2013 елгы кызлар арасында Уфа шәһәреннән килгән Камилә Устинова I урынга, II урынга Ралинә Фарукшина, III урынга Арина Әхмәтҗанова лаек булды.
2010 — 2012 елгы егетләр арасында I урын Пермь шәһәре егете Никита Храбрыхка, II урын Казан шәһәреннән килгән Эмир Садыйковка, III урын, шулай ук Пермь шәһәре егете Георгий Сабуровка бирелде.
2013 елгы егетләр арасында I урынга Казан шәһәре егете Дмитрий Смирнов, II урынга Чайковский шәһәреннән Кирилл Платухин, III урынга Уфа шәһәре егете Роберт Хабибуллин ия булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев