Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскида «Городки» уены буенча ярышлар узды. Кемнәр җиңүче?

Быел «Городки» уенының Россиядә барлыкка килүенә 100 ел тулды. Шул уңайдан, Лениногорскиның «Яшьлек» спорткомплексында әлеге уеннар өчен булдырылган махсус мәйданчыкта ярышлар узды.

Ярышта Казан, Әлмәт һәм Ульяновскидан килгән «городки» осталары - хатын-кызлар һәм ир-атлар аерым командаларга бүленеп ярышты.  Ярышның гомуми нәтиҗәләре буенча Лениногорск «городки» командасы 2 нче урынга чыкты. 

Хатын-кызлардан торган өч кешелек команда 1 нче урынга чыкты. Команда Фәридә Усманова, Татьяна Савельева һәм Айгөл Рәхмәтуллинадан тора. 

«Без бер команда буларак тупланып, 2021 нче елдан бирле уйныйбыз. Лениногорскида бу уен күптәннән бар, аңа шәһәребезнең актив, инициативалы, халыкны спортка тарту өчен күп көч куйган Владимир Ковалев эз салып калдырган иде. Иң беренче „городки“ командасы аның җитәкчелегегндә оешып, күп ярышларда катнашкан. Бүген шушы спортка без күбрәк кешене, аеруча яшьләрне тартырга тырышабыз. Шәһәребез уку йортлары командалары катнашында бәйгеләр үткәрәбез. Әле май аенда гына шушындый зур ярышларның берсе булган иде. Шул ук май аенда безнең хатын-кызлар командасы Әлмәттә ярышларда катнашып, беренче урынны яулап кайтты», — ди Фәридә Усманова.

«Городки» спортының 100 еллыгы уңаеннан үткәрелгән ярышларда Лениногорскиның ир-атлар командасы да яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Якуп Халиков, Сергей Якшигулов һәм Леонид Митрофановлар уйнады. Өчесе дә «городки» уены осталары буларак лениногорскилыларга билгеле спортчылар. Аларның командасы бәйгедә 3 нче урынга чыкты.

Исламия Галимова.

Фото: Лениногорск шәһәре мэриясенең ВКонтакте шәхси битеннән алынды

Яңалыкларны безнең Дзен-каналдан укый аласыз. Кушылыгыз безгә! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев