Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскида грек-рим көрәше буенча республика турниры узды

Лениногорскиның «Яшьлек» спорткомплексында Советлар Союзы Герое Иван Заварыкин истәлегенә оештырылган грек-рим көрәше буенча республика турниры үткәрелде.

Анда 16 яшькәчә булган 130га якын Башкортстан, Удмуртия һәм Казахстаннан, Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Зәй, Яшел Үзән, Можга, Яр Чаллы, Түбән Кама, Туймазы, Чистай, Уральск һәм Лениногорскиның үз грек-рим көрәшчеләре иде.

Үз үлчәү категорияләрендә Лениногорск көрәшчеләре Станислав Никифоров һәм Макар Зубаровский турнирның җиңүчеләре булдылар. Икенче урын һәм көмеш медальләргә Павел Антонов һәм Кирилл Иванов ия булды.

Безнең грек-рим көрәшчеләрендә әле тагын 5 бронза медаль дә бар. Аларны Данил Петряков, Радмир Мортазин, Артем Малышев, Артем Власов һәм Камил Вәлиәхмәтов яулап алды. Тагын бер көрәшчебез Дамир Садыйков махсус бүләккә — «Җиңүгә омтылыш өчен» призы белән бүләкләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев