Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскида җиңел атлетика буенча беренчелек узды. Кемнәр җиңүче?

Ярышларда уку йортлары - Лениногорск нефть техникумы, политехник колледж, музыка-сәнгать педагогия көллиятенең студент егет- кызлары ярышты.

60 метрга йөгерүдә кызлар арасында беренче урынны Татьяна Безлепкина (ЛНТ) алса, икенче урын Валерия Чернова (ЛНТ) һәм өченче урын Альбина Мавлиева (ЛМХПК) бирелде.

Егетләр арасында, шул ук дистанциядә, беренче урынны Ярослав Ильмуков (ЛНТ) алса, икенче урын Андрей Звегинцев (ЛНТ) һәм өченче урын Рөстәм Насыйбуллинга (ЛПК) бирелде.

Кызлар арасында 400 метрга йөгерүдә Алсу Мостафина (ЛМХПК) – беренче, Элина Антонова (ЛМХПК) - икенче, Лия Садыйкова (ЛНТ) өченче урынны алды.

Егетләр арасында 800 метрга йөгерүчеләр арасында беренче урынны Александр Трошин (ЛПК), икенче урынны - Айдар Миназов (ЛНТ), өченче урынны – Никита Олюшин (ЛПК) яулады.

Катнаш эстафетада (4*150 м) «Лениногорск нефть техникумы»командасы җиңү яулады.

Ярыш нәтиҗәләре буенча команда зачетында беренче урынны  - нефть техникумы, икенче урынны - политехник колледж, өченче урынны музыка-сәнгать педагогия көллияте командасы алды.

Җиңел атлетика буенча тренер Людмила Куцевая җиңүчеләргә кубок, диплом һәм медальләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев