Лениногорскида кечесе дә, зурысы да велосипедта йөри
Хәзер шәһәрдә велосипедта йөрүчеләрне еш очратырга була. Күптән түгел велокөн узды.
Шәһәркүләм велокөн беренче тапкыр 2014 елда администрация белән Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе белән берлектә оештырылган иде. Шуннан соң ул һәр елны үткәрелә.
Быелгы чарага 60тан артык велосипедчы килде. Иң кечкенәсенә 4 яшь иде. Үзенең 56 яшьлеген Наил Зарипов велосипедта каршы алды.
Ул көнне урман паркында Ак ротондадан Кара ротондага кадәр велосипедта йөрделәр, аннары "Яшьлек" паркында велотриал узды.
https://vk.com/velogorsk фотолары


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев