Лениногорск шәһәренең «Теннис Холл» спорт комплексы базасында «Юность Татарстана» нәфис гимнастика буенча төбәкара ярышлар узды.
Ярышта Казан, Әлмәт, Бөгелмә, Түбән Кама, Самара, Пермь, Оренбург шәһәрләреннән 224 спортчы катнашты.
Лениногорскиның 1нче спорт мәктәбенә йөрүче гимнаст кызларыбыз - Арина Фатыхова, Алинә Хәмәдшина, Ильвина Закирова, Дарья Микузева, «Карамельки» һәм «Prada” командалары - үз яшь төркемнәрендә җиңүче булды.
Нет комментариев