Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскида спортчыларыбыз чаңгыда трамплиннан сикерде. Кемнәр җиңүче?

Лениногорскида «Лениногорск утлары» дигән чаңгыда ике төр ярыш буенча Бөтенроссия ярышлары узды.

Россиянең 5 төбәгеннән 88 спортчы катнашты. Алар Түбән Новгород, Башкортстанның Уфа, Пермь краеның Кудымкар шәһәрләре, Екатеринбург, Казан, Әлмәт һәм үзебезнең Лениногорск чаңгычылары. 

«Лениногорск утлары» тантаналы төстә ярышлар парадын ачудан башланды. Парадны трамплиндан чаңгыда сикерү һәм чаңгы икетөр бәйгесе буенча Татарстан Республикасы федерациясе региональ иҗтимагый оешмасы президенты Әнәс Вәлиев һәм Татарстанның кышкы спорт төрләре башлыгы Любовь Королева ачты.

Чаңгы спорты белән шөгыльләнүчеләрнең җәйге ярышлары, билгеле, кросс, эстафета йөгерүләре, велороллерда узышлардан гыйбәрәт. Ничек кенә булмасын, чаңгы сезонына әзерлек тукталып тормый. 

Лениногорск чаңгычылары Бөтенроссия ярышларында медальләрннең барлык дәрәҗәдәгеләрен дә яулап алуга иреште.

2006-2008 нче елгы спортчылар арасында Арсений Кащеев 1 нче урынны яулады, Яков Малышев — икенче урында. 2009-20011 нче елгы кызлар арасында ярышларда Ангелина Андрева — көмеш медаль иясе. 2012 нче елгы һәм аннан кечерәк яшьтәге спортчылар арасында көч сынашкан Иван Панин да көмеш приз алуга иреште.

Фото һәм мәгълүмат Олимпия резервы спорт мәктәбеннән.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев