Лениногорскида трамплиннан сикерү буенча Бөтенроссия ярышлары һәм Татарстан Беренчелеге үтте
Лениногорскида берничә көн дәвамында чаңгы трамплиннары комплексында ярышлар узды,
трамплиннан “очтылар”, кросста катнаштылар, бөтенроссия ярышлары һәм Татарстан Беренчелеге узды.
Чаңгыда ике төр көрәш буенча “Лениногорск утлары” бөтенроссия ярышлары 12-14 яшьлек кызлар һәм малайлар арасында үтте. Анда Лениногорск, Казан, Киров, Екатеринбург, Нязепетровскидан спортчылар килде.
Трамплиннан сикерделәр һәм 3-5 километрга йөгерделәр. Нәтиҗәдә, кызлар арасында Лениногорскидан Елизавета Бережнева өченче урынны алды, малайлар арасында беренчедә – Иван Панин, икенчедә – Рамил Маннанов.
Чаңгыда трамплиннан сикерү буенча Татарстан Беренчелегендә Казан, Әлмәт, Лениногорск спортчылары катнашты. 11 яшьтән кечерәкләр, 12-14 һәм 15-17 яшьлек спортчыларның җиңүгә омтылышлары булуын күрү шатлыклы күренеш.
Ярышлар нәтиҗәсе Лениногорск спортчыларына уңышлар алып килде. 2014 елгы кызлар арасында Ариана Иванова өченче урынга чыкты. 2008-2010 елгы малайлар арасында барлык урыннарны лениногорскилылар бүлеште: Ярослав Иванов – беренче урында, Рузаль Яппаров – икенчедә, Дмитрий Милослов өченче урынны алды.
Ярышлар ачылышында һәм ябылу тантанасында трамплиннан чаңгыда сикерү буенча Татарстан федерациясе президенты Энәс Вәлиев катнашты. Ул яшь спортчыларга киләчәктә дә уңышлар, яңа үрләр яуларга теләде.
фотолар: спорт мәктәбеннән



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев