Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскида узган «Олимпия командасы» бәйгесендә кайсы район җиңде?

Лениногорскида узган атнада «Олимпия командасы» Бөтенроссия бәйгесенең региональ этабы ярышларының җиңүчеләре билгеле булды.

Региональ этап ярышлары финалы Лениногорскиның 1 нче спорт мәктәбендә, 15 нче майда башланды. 
Уеннарда республиканың Кукмара, Арча районнары, Әлмәт, Яр Чаллы шәһәреннән килгән мәктәп командалар катнашты. Олимпиада тантаналы төстә башланып китте. Ярышларда катнашучыларны Лениногорск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Вагизова, мәгариф идарәсе начальнигы Вагиз Санатуллин, республика мәгариф һәм фән министрлыгы балаларга өстәмә белем бирү бүлегенең әйдәп баручы белгече Лариса Габитова сәламләде.
Лариса Габитова әйтүенчә, әлеге олимпиада Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Лениногорск районы мәгариф идарәсе белән берлектә үткәрелә. 
" Шушы өч көн дәвамында укучыларның спорт өлкәсендә ни дәрәҗәдә әзерлеге, нәрсәгә сәләтле булулары ачыкланачак. Программада 7 төр ярыш, беренче тапкыр компьютер спорты, городки, җиңел атлетика, брейн-ринг төрләре була. Барлыгы 10 команда катнаша, һәр командада 16 кеше. Олимпиадада җиңү яулаган команда быелның сентябрь аенда узачак Бөтенроссия этабында катнаша алачак. Анда катнашучылар «Смена» Бөтенроссия балалар үзәгендә торып, республика данын яклаячаклар«, — диде. 

Ни өчен нәкъ менә бу олимпиада Лениногорскида үтә дигән сорауга ул: «Лениногорск районы үзендә оештырылган спорт ярышларының һәрберсен сыйфатлы һәм җаваплы үткәрә. Шулай ук, монда спорт белән шөгыльләнү өчен искиткеч урыннар һәм мөмкинлекләр да бар. Тагы да мөһимрәге, биредә квалификацияле һәм үз эшен белеп, башкаларга да җиткерә белүче белгечләр яши», — дип җавап бирде.

«Бу ярышларда без хаттә тарихка да кереп калдык. Чөнки «городки» уеннары — Олимпия уеннары төрендә кертелде һәм безнең шәһәребездә узган бәйгедә командалар беренче тапкыр "городки"да көч сынашты. Компьютер төрендә дә үзгәрешләр бар. Гомуми нәтиҗәләр буенча беренче урында - Лениногорскиның 11 гимназия командасы. Икенче урынны — Арча, өченчесен — Сабадан килгән команда яулады",- диде Лениногорск ГТО тестлары үзәге итәкчесе Гүзәл Миргалиева.

Фото: Рамия Гарифуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев