Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскидагы 1 нче балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбендә тренер истәлегенә турнир булды

Владимир Николаевич Голубев 30 елдан артык спорт мәктәбендә тренер булып эшләгән. Шушы дәвердә республика һәм илкүләм бәйгеләрдә Лениногорскиның данын яклаган, Татарстан һәм Россия призерлары булган күп санлы спортчылар тәрбияләп чыгарган.

Атаклы тренер истәлегенә 1 нче спорт мәктәбендә  һәр елны ярышлар оештыру инде традициягә кергән. Быел да мәктәпнең җиңел атлетика манежында  шушындый турнир үтте. Бәйгедә 60 километрлы  арадан алып 1500 километр арага кадәр йөгерүләрдә балалар һәм үсмерләр катнашты.

Әлеге ярышларга спорт мәктәбендә тәрбияләнүче малайлар һәм кызлар бик җитди карыйлар. Бу юлы да җиңү өчен чын мәгънәсендә көрәш барды.

 Туган елларына карап бүленгән төркемнәрдә турнирның алтын призына  Камил Сәлахов, Дмитрий Теребинов, Никита Меренков, Камилла Мәдишина, Алсу Мостафина, Богдан Картёжников, Камилла Губанова, Ярослав Винников лаек  булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев