Лениногорскилы Камил Вәлиәхмәтов грек-рим көрәшендә беренче урынны яулады
СПОРТ

Лениногорскилы Камил Вәлиәхмәтов грек-рим көрәшендә беренче урынны яулады

Түбән Кама шәһәрендә Советлар Союзы Герое Д.Привалов истәлегенә багышланган грек-рим көрәше буенча республика турниры узды.

Анда Татарстан Республикасының 9 районыннан һәм Уральск шәһәреннән (Казахстан) 110 көрәшче катнашты.

Нәтиҗәдә, беренче урынны - Камил Вәлиәхмәтов, икенче урынны  - Константин Пикалёв һәм Айнур Мөхәммәдиев, өченче урынны -  Радмир Мортазин, Данил Султанов, Илья Пикалев, Мстислав Телентюк, Радмир Ялалов алды. 

Җиңүчеләр һәм призерлар грамота, медальләр һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.

 


Нет комментариев