Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскилы Макар Зубаровский грек-рим көрәшендә җиңү яулады

Шәһәребез грек-рим көрәшчеләре Идел буе федераль округы ярышларыннан җиңү һәм призлар белән кайттылар.

Идел буе федераль округы ярышлары Мордовия республикасының Саранск шәһәрендә узды. Илебезнең 13 төбәгеннән - Киров, Түбән Новгород, Оренбург, Пенза, Саратов, Самара, Ульяновск өлкәләре һәм Башкортстан, Марий Эл, Мордовия, Татарстан Республикасыннан грек-рим көрәшенең яшь осталары  - 16 яшькәчә булган көрәшчеләр катнашты. 

Лениногорскиның 3 нче спорт мәктәбенең грек-рим көрәшчеләре, Татарстан җыелма командасы составында чыгыш ясап, зур уңышларга ирештеләр.

Лениногорскилылар арасында 75 килограммга кадәрле авырлык категориясендә көрәшкән Макар Зубаровскийның җиңде. Макарның тренеры — Руслан Лущиков.

Макар Зубаровский шәһәребезнең 6 нчы мәктәбендә укый. Идел буе федераль округы ярышларындагы югары күрсәткече белән ул 18-22 февраль көннәрендә Суздаль шәһәрендә узачак Россия беренчелеге финалына юллама алды.

62 килограммга кадәр авырлыктагы якташыбыз Камил Вәлиәхмәтов иң оста биш спортчы арасына керде. Көрәшче 11 нче гимназиядә укый, аның спорт мәктәбендә остазы — Владимир Майоров.

Бу ярышларда Макар Зубаровскийның җиңүгә ирешүе һәм Камил Вәлиәхмәтовның уңышы тагын бер кабат Лениногорск грек-рим көрәше мәктәбе тренерларының һөнәри осталыгын дәлилли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев