Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскилы Нарек Симонян халыкара турнирда бронза яулап кайтты

Новосибирск шәһәрендә кекусинкай каратэ буенча халыкара турнир булып узды.

Әлеге турнирга каратэның иң көчле 4 оешмасыннан 1300 дән артык спортчы җыелды. Новосибирск җире Россия Федерациясенең 29 төбәген, шулай ук дөньяның 15 иленнән: Әрмәнстан, Әфганстан, Германия, Грузия, Испания, Казахстан, Кытай, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Монголия, Пакистан, Беларусь һәм Молдавия Республикасы, Таҗикстан, Төркия һәм Үзбәкстаннан җыелган көрәшчеләрне сәламләде.

Бирегә иң лаеклы көрәшчеләр җыелды, алар әлеге спорт төренең бөтен куәтен һәм матурлыгын күрсәттеләр. 

Лениногорскилылар бу турнирда әле беренче генә тапкыр катнаштылар. " FC KATANA" клубында тәрбияләнүче балалар өчен бу онытылмаслык тәҗрибә, якты тәэсирләр һәм үз максатларына ирешүгә зур адым булды. Өстәвенә алар үзләре дә ныклы спорт үҗәтлеге, югары дәрәҗәдә әзерлекле булуларын күрсәттеләр. Иң беренче ярышларда ук яулап алынган бронза приз — моның дәлиле.

Белешмә
Андрей Якутов мемориалы — киокусинкай үсеше башында торган беренче спортчы һәм тренерларның берсе. Аның истәлегенә уздыра торган ярыш — Новосибирск өлкәсендә 32 ел дәвамында үткәрелә торган традицион спорт чарасы. Спортчы 1967 елда Новосибирск шәһәрендә туган. Дүртенче сыйныфта укыганда бокс, каратэ белән шөгыльләнә башлаган. Мәктәпне тәмамлап армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, тренерлар курсын тәмамлаган. Андрей Якутов үзе дә җитди рәвештә каратэ киокусинкай белән шөгыльләнгән, тренер буларак спортчылар әзерләгән, аның шәкертләре СССР һәм Россия чемпионатлары, беренчелекләрендә җиңү һәм призлы урыннар яулаган. Спортчы һәм тренер 1992 елда автокатастрофада һәлак була. Шул ук елдан аның истәлегенә Новосибирскида «Андрей Якутов Мемориалы» турниры үткәрелә башлаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев