Самара шәһәрендә тренер Б. Кейн истәлегенә багышланган өстәл теннисы буенча Бөтенроссия турниры узды.
Турнирда Пенза, Пермь, Уфа, Казан, Лениногорск, Ижевск, Ульяновск, Луганск, Яр Чаллы һәм Россиянең башка шәһәрләреннән спортчылар катнашты.
Лениногорскилы Николай Фадеев шәхси беренчелектә үз яшь категориясендә икенче урынны һәм парлы беренчелектә беренче урынны алды.
Фото һәм мәгълүмат Лениногорск мэриясенең ВКонтакте социаль челтәреннән
Нет комментариев