Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскилы Роберт Черевов бронза медаленә лаек булды

Казанның «Олимпиец» спорткомплексында грек-рим көрәше буенча ярыш узды.

Ярышларда Россиянең 15 төбәгеннән 180 яшь спортчы катнашты.

Татарстан командасын Казан, Әлмәт, Яр Чаллы, Бөгелмә, Яшел Үзән, Чистай, Урыссу, Зәй, Түбән Кама һәм Лениногорск спорт мәктәпләренең иң оста грек-рим көрәшчеләре тәкъдим итте.

Алар арасында якташыбыз Роберт Черевов та бар иде. Роберт Лениногорскиның 3 нче спорт мәктәбендә, остазы Руслан Лущиков җитәкчелегенә шөгыльләнә. Ул 76 килограммга кадәр авырлыкта көрәшүчеләр арасында өченче урынны яулады.

Бәйге грек-рим көрәше буенча СССРның халыкара класстагы спорт мастеры, РСФСРның атказанган тренеры Хафиз Шәйхулла улы Тимашев истәлегенә оештырылган иде. Ул бөтен гомерен грек-рим көрәшенә багышлаган кеше. Танылган «Буревестник» һәм «Спартак» спорт җәмгыятьләрендә тәрбияләнгән Хафиз Тимашев 1970 елда Советлар Союзы чемпионы. Халыкара, Бөтенсоюз ярышлар призеры. Спорт карьерасын тәмамлагач, Әлмәткә күченеп килә һәм анда физкультура техникумында спорт көрәше буенча укытучы булып эшли. Аннары педагогик эшчәнлеген Волгоград физкультура институтының Казан филиалында дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев