Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскилы Роберт Харасов Россия спорт мастерына кандидат нормативын үтәгән

Казанның су спорт төрләре сараенда РСФСРның атказанган тренеры Арит Әхмәтов истәлегенә багышланган йөзү буенча республика ярышлары узды.

Анда республиканың иң көчле йөзүчеләре катнашты.

Лениногорскиның «Юбилейный» йөзү бассейны тәрбияләнүчеләре яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. 

Константин Кожевников, Анастасия Кожевникова, Эльвира Харасова һәм Роберт Харасов шәхси рекордлар куеп, үз дистанцияләрендә иң яхшы унлыкка керделәр.
Иң зур уңышларга Роберт Харасов ирешә, ул комплекслы йөзү белән 100 метр дистанциядә Россия спорт мастерына кандидат нормативын үтәгән. 

Константин Кожевников беренче разряд нормативын берьюлы ике дистанциядә үтәгән: 100м баттерфляй һәм 100м комплекслы йөзү. 

Константин Капитонов, өлкән тренер.

Фото һәм мәгълүмат Владимир Шуваткин җибәрде. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев