Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскилылар чаңгы марафоныннан җиңүләр яулап кайтты

Лениногорск чаңгычылары республика бәйгесендә катнашып, бик яхшы нәтиҗәләр белән кайттылар.

Җәлил бистәсендә республика ярышлары - “Җәлил чаңгы марафоны”  узды.

Анда Татарстан шәһәрләре һәм районнарыннан җыелган яшүсмерләр катнашты.  Әлеге җитди сынауларда Лениногорскины чаңгы узышлары буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә  тәрбияләнүчеләр лаеклы тәкъдим итте.

Үз яшь төркемнәрендә Антон Рыков һәм Кристина Муравьева “Җәлил чаңгы марафонының” җиңүчеләре булдылар.

 Икенче урыннарны Аяз Вафин, Нияз Хамматов һәм Богдан Умбиталиев алды. Өченче урында – Илнар Хәмидуллин.

 Ә менә тагын бер чаңгычыбыз  Кәрим Ганиевка призерлар рәтенә керү өчен чак гына җитмәде, ул дүртенче урынга чыкты.

Алда Лениногорск чаңгычыларын тагын бер җитди ярышлар көтә. Бу турнир Бөгелмәдә  узачак.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев