Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскилылар грек-рим көрәшендә катнашып лаеклы урыннар яулады

Яр Чаллы шәһәрендә 16 яшькә кадәрге егетләр арасында грек-рим көрәше буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды.

Ярышларда Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Зәй, Яшел Үзән, Казан, Лениногорск, Яр Чаллы, Түбән Кама, Саба, Тукай, Урыссу һәм Чистай шәһәрләреннән 182 көрәшче катнашты.

Лениногорск көрәшчеләре дә лаеклы урыннар яуладылар. Мәсәлән, 5 нче мәктәп укучысы Илмир Мәрдәншин, 8 нче мәктәптән Станислав Никифоров, 6 нчы мәктәптән Макар Зубаровский икенче урынга лаек булдылар. 

Шулай ук, лениногорскилы Артем Власов белән Камил Вәлиәхмәтов та өченче урынны алды. 

Фото һәм мәгълүмат Лениногорск шәһәренең 3 нче спорт мәктәбеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев