Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскилылар грек-рим көрәшендә көмеш һәм бронза медальләр яулады

Лениногорскиның грек-рим көрәшчеләре Бөтенроссия турнирында көмеш һәм бронза медальләр яулап кайтты.

Ярышлар Россиянең спорт мастеры Э. Б. Мурашов истәлегенә оештырылды. Үткән якшәмбе көнне Удмурд республикасының Можга шәһәренә оста, яшь көрәшчеләр җыелды. Бәйге 16 яшькә хәтле булган спортчылар арасында булды.

Якташларыбыз бу дәрәҗәле турнирда Лениногорскиның данын лаеклы якладылар. Бәйге барышында ныклы ихтыяр көче, җиңүгә булган омтылышларын күрсәттеләр. Бөтенроссия турнирында уңыш аланың әзерлеге дә югары дәрәҗәдә булуын исбатлады.

Бәйгедә катнашкан үсмерләр 3 нче спорт мәктәбенең грек-рим көрәше бүлегендә шөгыльләнәләр. Аларның тренерлары — Азат Сафиуллин, Владимир Майоров һәм Руслан Лущиков.

Можгада узган ярышларда әлеге тренерларның шәкертләре бер көмеш һәм дүрт бронза медаль яулады. Көмеш медальгә Стас Никифоров ия булды.

Ә Ильмир Мәрдәншин, Артем Власов, Роберт Черевов һәм Илназ Сәлахов бронза алуга иреште.

Фото: КСШ-3

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев