Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскилылар йөгерде. Кайсы уку йорты җиңүче?

Лениногорскиның 1 нче спорт мәктәбендә җиңел атлетика буенча шәһәрнең уку йортлары командалары арасында беренчелек узды.

60 метрга спринтта кызлар арасыннан иң яхшы нәтиҗәне Роксана Хәкимова, егетләр арасыннан Ярослав Ильмуков күрсәтте.

450 метрга йөгерүдә Анастасия Шмырева, егетләрдән 600 метрга Дмитрий Михайлов яхшы йөгерде.

4 тапкыр 150 метрга йөгерүдә Лениногорск нефть техникумы — I, музыка һәм сәнгать педагогия колледжы — II, политехник колледж командасы III урынны яулады.

Гомумкоманда зачетында кызлар һәм егетләр арасында спринтта һәм кросста I урынны — нефть техникумы, II урынны — политехник колледж, III урынны — музыка һәм сәнгать педагогия колледжы командасы алды.

Фото һәм мәгълүмат Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсенең ВКонтакте шәхси битеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев