Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскилылар йөзү ярышында бронза призеры булды (+фотолар)

Мәскәү шәһәрендә Россия Федерациясе Ягулык-энергетика комплексы компанияләре арасында йөзү буенча шәхси команда ярышлары узды.

«Татнефть» җәмгыяте җыелма командасын 8 кеше, шул исәптән Лениногорск шәһәренең «Юбилейный» йөзү бассейны тренерлары Екатерина Рәхимова һәм Константин Капитонов тәкъдим итте.

Ирекле стиль белән 50м һәм 50м брасс белән йөзүдә Екатерина Рәхимова абсолют чемпион булды һәм ике алтын медаль алды. Константин Капитонов ир-атлар арасында иң яхшы бишлеккә керде.

Гомум команда зачетында «Татнефть» җәмгыяте җыелма командасы лаеклы өченче урынны яулап, бронза медаленә ия булды. 

Владимир Шуваткин, «Юбилейный» бассейны директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев