Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскилылар картинг буенча чемпионатта катнашып кайтты

Чаллы шәһәренең «Техногород» картодромында картинг буенча Татарстан Беренчелегенең һәм чемпионатының алтынчы этабы узды.

Әлеге ярышларда Лениногорскидан, тренер Станислав Гамза кул астында шөгыльләнүче өч яшь автоузышчы катнашты. Картингның «Микро» классында 6-8 яшьлек спортчылар арасында ярышкан Егор Николаев тренировкаларда да, финал узышларында да иң яхшы нәтиҗәләрне күрсәтте. Сезон нәтиҗәләре буенча, ул үз классында ярышучылар арасында Татарстан чемпионы булды. 

Станислав Гамзаның тагын бер шәкерте — Ярослав Иванчин «Стриж» классында, 9-15 яшьлек узышчылар арасында 6 нчы урынны алды. Ул иң оста ун картингчы арасында ышанычлы урынын яулады.

Шушы ук яшьтәге картингчылар арасында тагын бер лениногорскилы Степан Прохоров көч сынашты. «Пилот» классында квалификациягә ярышта һәм узышларда ул 5 нче урын өчен көрәште. Әмма финал узышларының беренче әйләнешендә, уңышсызлыкка юлыгып, аңа ярыштан чыгарга туры килде.

Степан Прохоров һәм һәм Ярослав Иванчин әле сезонның соңгы бәйгесендә катнашачак. Бу ярышлар Лесхоз бистәсендә 16-17 нче сентябрьдә узачак.

Бүгенге көндә Лениногорск ДОСААФындагы Картинг клубына йөрүчеләр кышкы сезонга әзерләнә.

Фото: КСШ №3 г.Лениногорск

Яңалыкларны безнең Дзен-каналдан укый аласыз. Кушылыгыз безгә! 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев