Лениногорскилылар күршеләрдән бронза яулап кайттылар
СПОРТ

Лениногорскилылар күршеләрдән бронза яулап кайттылар

Узган атна азагында Лениногорскиның грек-рим көрәшчеләре Октябрьск шәһрендә бил алышып кайттылар.

Ике көн дәвамында барган ярышлардан алар призлы урын алып кайттылар. 

2008-2010 елгы үсмерләр арасында,  Октябрьск шәһәренең Спорт сарае призына  республика ярышлары булып узды.  Ярышларда Башкортстан һәм Татарстан республикаларыннан, Ульяновск, Самара, Саратов өлкәләреннән 240 яшь көрәшче катнашты.

Шәһәребезнең 3 нче спорт мәктәбендә грек-рим көрәше осталыгына өйрәнүче яшь спортчыларыбыз, әлеге турнирда бронза призларга ия булдылар. Үз авырлыкларындагы көрәшчеләр арасында Павел Антонов, Станислав Никифоров, Арслан Яфасов һәм Илназ Сәлахов -дүртесе дә, өченче урыннарны яулап алуга ирештеләр.

 


грек-рим

Нет комментариев