Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскилылар Кыш бабай призына йөзделәр (+фотолар)

Лениногорскиның «Юбилейный» йөзү бассейнында Яңа ел алды, Кыш бабай призларына йөзү ярышлары узды.

Ярышлар башланыр алдыннан яшь спортчыларны йөзү комплексының җитәкчесе Владимир Шуваткин якынлашып килүче Яңа ел белән котлап, аның зур спорт уңышлары алып килүен теләде. Әлбәттә, чарада Кыш бабай да катнашты, ул призерларга дәрәҗәле медальләр һәм призлар, ә барлык катнашучыларга татлы бүләкләр вәгъдә итте.

Бәйгенең узышлар дистанциясе берничә төрле иде. Яшь йөзүчеләр 50 метрлы арадан башлап — 800 метрга кадәр дистанциядә, җитезлек һәм осталыкка сынау тоттылар. Һәркайсы иң югары нәтиҗәне күрсәтергә омтылды.

Үзләренең яшь төркемнәрендә иң өлгерләр Максим Рәхимов, Дарья Назарова, Дмитрий Астафьев, Екатерина Дьячкова, Захар Николаев, Полина Сычева, Артур Шәйхетдинов, Елизавета Шуманева, Кәрим Сәгъдиев, Максим Ребров, Раиль Сафи булды.

Икенче урыннарны Алан Закиров, Диана Петрова, Альберт Шәмсуллин, Ева Малахова, Павел Терентьев, Элиана Зинатуллина, Әмир Саримов, Анастасия Артемьева, Камил Галимов, Артур Петров, Иван Терентьев яулап алды.

Матвей Люничев, Мәрьям Шәфикова, Тимур Хәмдәмов, Ева Нигъмәтьянова, Матвей Гыйрфанов, Алия Насыйбуллина, Родион Оленников, Аделина Шигапова, Сабир Җәлалов, Илнар Галиев, Роберт Шәмсуллин бронза призерлар булдылар.

Фото һәм мәгълүмат Владимир Шуваткин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев