Лениногорскилылар республика Спартакиадасында катнашып кайтты (+фотолар)
Казан шәһәрендә Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган «Өченче яшь» XIV республика пенсионерлар Спартакиадасы узды.
Спартакиадада республикабызның 20 шәһәре һәм 30 районы катнашты. Аларны Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Илдар Садриев, Татарстан Республикасы буенча Россия пенсионерлары берлеге бүлекчәсе рәисе Любовь Мишина сәламләде һәм уңышлар теләде.
Ярышлар түбәндәге төрләр буенча узды: дартс, өстәл теннисы, җиңел атлетика, пуля белән ату, йөзү, команда ярышы катнаш эстафета.
Безнең шәһәрнең данын Фәридә Усманова (дартс), Рафаил Багманов (дартс), Виктор Ищеряков (йөзү), Любовь Гыйләҗева (йөзү), Николай Фадеев (өстәл теннисы), Марина Сафина (өстәл теннисы), Алевтина Антонова (җиңел атлетика), Якуп Халиков (җиңел атлетика), Надежда Долматова (пуля ату), Мусалим Усманов (пуля белән ату) яклады.
Нәтиҗәдә, хатын-кызлар арасында йөзү буенча 1нче урынны Любовь Гыйләҗева, 70 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар арасында җиңел атлетика буенча 2нче урынны Якуп Халиков яулады.
Фото һәм мәгълүмат Фәридә Усманова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев