Лениногорскилылар шахмат турнирында сынатмый
Лениногорскида шахматчы якташыбыз В. К. Николаев истәлегенә тиз шахмат буенча XIV турнир узды.
Ул республика көньяк-көнчыгышы һәвәскәрләр лигасы этабы буларак үтте. Турнирда Швейцария системасы буенча 11 турда Татарстан һәм Башкортстаннан 88 шахматчы катнашты. Шәһәребез шахматчылары бу ярышларда бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
Ир-атлар арасында икенче урынны Владимир Шуваткин, өченче урынны Андрей Шуваткин яулап алды.
Хатын-кызлар һәм кызлар арасында Маргарита Соловьевага тиңнәр булмады.
Өченче урында тагын бер кызыбыз — Анастасия Мустаева. Малайлар зачетында Камил Кәримов көмеш медаль яулады.
Кызлар арасында өченче урынга Мәликә Нуруллина лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев