Лениногорскилылар шахматта җиңү яулап кайтты
Баулы шәһәрендә дүртенче дөнья чемпионы Александр Алехинга багышланган тиз шахмат буенча турнир узды.
Анда Актаныш, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Җәлил, Октябрьский һәм Лениногорск шәһәрләреннән килгән 71 шахматчы катнашты.
Лениногорскилылар уңышлы чыгыш ясады. Иң күп очконы Владимир Шуваткин җыйды, ул ир-атлар арасында җиңүче булды. Ә менә Николай Мукаев өченче урынны алды.
Кызлар арасында Маргарита Соловьева җиңү яулады. Шулай ук, хатын-кызлар арасында икенче урынга Надежда Афанасьева лаек булды.
Радий Газизов, 2 нче шахмат буенча спорт мәктәбе директоры
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев