Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскилылар хоккей матчы Беренчелегендә җиңү яулады

“Нефтяник” спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр Татарстан Беренчелеге ярышлары һәм республиканың берничә районында булган хоккей уеннарында катнашты.

2011 елда туган үсмерләр арасындад Татарстан Республикасы Беренчелеге матчы узы. Лениногорск хоккейчылары күрше Чирмешән командасы белән ярышларга бардылар.

Очрашуның беренче, икенче өлешләрендә һәркем үз капкасын  нык саклады. Ә өченче периодның 33 нче минутында безнең команда көндәшләре капкасына  беренче алканы ташлады.

Аны һөҗүмче Дмитрий Романов кертте.  Бераздан ул команданың яклаучысы  Егор Ковшой тапшырган алканы төгәл кабул итеп, чирмешәнлеләр капкасына озатты. Матч Лениногорск хоккейчыларының җиңүе белән тәмамланды, гомуми исән 2:1. Әлеге команданың тренеры- Денис Кирдянов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X